6 сентябрьдә өстәл теннисы бүлеге тарафыннан 2 чара үткәрелде. "Саба-Арена" УСК да "якшәмбе лигасы".Алмаз Шәрипов җиңүче булды.Пьедесталның икенче баскычына Иделия Сафина күтәрелде.Өченче урында Элина Шәйдуллина. Шәмәрдән авылының «СМЭШ» өстәл теннисы үзәгендә Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе команда чемпионатының 2 нче лигасының 2 нче туры узды.Казан,Түбән Кама,Алабуга,Кукмара,Актаныш шәһәрләреннән һәм,әлбәттә, Сабалылардан 16 команда ярышларда актив катнашты.1 нче лигага юллама өчен лидерларда Казан шәһәре вәкилләре.Нәтиҗәләр 2027 елда ясалачак.Таблица әле үзгәрергә мөмкин. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф телибез.Уңышлар. Хәерле юлга!