2026 елның 4 сентябрендә Кече Шыңар мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашында Олы Шыңар авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2022-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар турында сөйләде.
Төп докладтан соң очрашу ачык әңгәмә форматына күчте. Халык башлык урынбасарына һәм җирлек җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Р.Р. Закирҗанов һәр проблема буенча тулы аңлатмалар бирде. Шулай ук Саба районының Электрон мактау тактасына кергән гражданнарга сертификатлар тапшырылды.