Террорчылык кешелек дөньясының глобаль проблемасына әверелде. Менә инде берничә ел бөтен планета террорчылыкка каршы көрәшә. Бүген барысы да белгән «террор» сүзе дөньяның күп илләрендә бар. Террорчыларның гамәлләре кешеләрдә нәкъ менә курку уята. Алар шартлаулар ясый, янгыннар һәм ут төртүләр оештыра, кешеләрне массакүләм агулау өчен матдәләр кулланалар. Террорчыларның корбаны гаепсез кешеләр була. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда «Терроризм – заман проблемасы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.