Иске Икшермә авылында белем көне

2026 елның 2 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрь көнне Иске Икшермә кадет мәктәбендә белем көненә багышланган тантаналы линейка булды. Беренче сыйныфка 13 укучы керде.Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны котларга Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы, КХФ җитәкчесе Мөхәммәтшин,авыл җирлеге башлыгы, мәгариф системасы вәкилләре килде.Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.

Яңа уку елы күп кенә кызыклы вакыйгалар, якты тәэсирләр, яңа белемнәр һәм лаеклы җиңүләр бүләк итсен! Укучыларга илһам һәм уңышлар, педагогларга рәхмәтле укучылар, ә ата - аналарга балаларының уңышлары өчен горурлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International