Шахмат композициясе буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге

2026 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

            24 нче августта 9, 11, 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар , 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында шахмат композициясе буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге  узды. Ярышлар Казанда узды. Турнирда республиканың 23 шәһәр һәм районыннан 100 яшь спортчы катнашты. 11 яшькә кадәрге кызлар категориясендә:  Батталова Алинә 1  урын алды! 15 яшькә кадәрге кызлар категориясендә:  Шәвәлиева Энҗе 1 урын алды! 15 яшькә кадәрге кызлар категориясендә:  Батталова Аделина 3 урын алды!  «Саба-Арена» спорт мәктәбе спортсменнары  яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International