«Табигать дөньясында» дигән викторина оештырылды

2026 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрь көнне Саба район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Тукай" паркында балалар өчен «Табигать дөньясында» дигән викторина оештырылды. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар эко-викторинада уен формасында ярышты. Чарага илебезнең милли тыюлыкларына һәм Россия табигатенең гаҗәеп дөньясына багышланган «Алар яклауга мохтаҗ " күргәзмәсе әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International