Өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" Төбәкара спорт ярышлары

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

    26-28 августта Казанда өстәл теннисы буенча "Татарстан Республикасы өметләре" Төбәкара спорт ярышлары узды. «Саба-Арена» спорт  мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу зур һәм дәрәҗәле турнирда катнаштылар! 145 катнашучы (малайлар) арасыннан Аухадиев Рамазан гомуми зачетта 25 нче урында. Районнар арасында ул 2 нче урынны алды. «Татарстан Республикасы өметләре» турниры гадәттәгечә бу яшь категориясендә иң көчле теннисчыларны җыя, шуңа күрә андагы һәр матч — зур тәҗрибә һәм характернытикшерү. Тренеры Карамышев Михаил Михайлович һәм Ахәдиев Рамазанны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа җиңүләргә ышаныч белән барырга, осталыкларын камилләштерүләрен телибез. Һәр подача җиңүле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International