Иске Икшермә авыл җирлегендә 26 августта Өч Нарат авылында,иганәчебез Илнур Басыйр улы һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән спорт мәйданчыгы ачылды.Ул волейбол,мини-футбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен хезмәт итәчәк.Шулай ук җирлек яшүсмерләре арасында футбол турниры да узды. Кунакларга тәмле пылау, чәй һәм милли камыр ризыклары оештырылды. Спорт мәйданчыгын ачуны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен бөтен авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.