11 август көнне "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Кече Шыңар мәдәният йорты белгечләре китапханәче белән берлектә Ленин урамында балалар концерты үткәрделәр. Концертта мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләренә йөрүче балалар бик теләп чыгыш ясады. Туган телгә, туган якка, җәй һәм каникулларга багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр башкарылды. Балалар тамашачыларга "Чума үрдәк, чума каз", "Кәрия зәкәрия","Ак калач" уеннарын күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы каршы алды. Концерт барысы өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.