2026 елның 1 августында Волжск шәһәрендә чаңгы роллерлары буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык чемпионаты һәм Беренчелеге булды. Саба муниципаль районының « Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр актив катнашып, призлы урыннар яуладылар.
2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Сәйфетдинов Әскар 2 урынны яулады , Нигъмәтҗанов Камил 3 нче урынны алды. 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Хәсбиуллин аяз 1 нче урынны алды Шәфигуллин Таһир 3 нче урынны алды . Молодцы! Спортчыларны һәм аларның тренер-укытучысы Таипов Илназ Илгиз улын котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.