3-7 август көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Беренче Бөтенроссия педагогик Кейс-чемпионаты узды. 5 көн дәвамында укытучылар хәзерге Россия мәгарифенең реаль проблемаларын хәл итү юлларын эзләделәр һәм «Педагог», «укучы», «гаилә» треклары кысаларында үзара ярыштылар. Һәр көн белем бирү һәм практик өлештән торды. Саба районы командасы составында безнең мәктәп педагогы Фәрхиева Илүзә Мәҗит кызы да бар иде. Бу чемпионат Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яңа кешеләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, үзең өчен күп яңалыклар алу һәм яңадан йөкләнеш алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.