«Туган ягым – яшел бишек» атналыгы кысаларында МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Байлар Сабасының урамнары, ял итү урыны “Ямьле Саба” яр буена экскурсиягә бардылар. Туган ягыбызның матур табигате, чишмәләре белән танышуны дәвам итеп, майданчыкларында уйнап ял иттеләр. Тулаем алганда экскурсия эчтәлекле, кызыклы булды.