Шәмәрдәндә, “Яшьлек” яшьләр үзәге,тимер юлчылар һәм физкультурачылар көнен билгеләп үтте!

2026 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Шәмәрдәндә, “Яшьлек” яшьләр үзәге,тимер юлчылар һәм физкультурачылар көнен билгеләп үтте!

Җыр, бию, көч, ярыш бергә тупланга мәйданда чын-чынлап эссе иде: катнашучылар спорт ярышларында җиңү өчен шаярып кына көрәшмәделәр. Кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартышу, турникта тартылу һәм җирдән этелү ярышларында ир-атлар да, хатын-кызлар да теләп катнашты. Һәр яктан җанатарларның алкышлары һәм канатлы сүзләре яңгырады!

Бәйрәмне ачып җибәргән, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, катнашучыларның бөтенесен бәйрәм белән котлап, ярышларда уңышлар теләде.

Бәйрәмгә килгән һәр кеше мәйданга керү юлында борынгы тимер юл вокзалын хәтерләткән һәм физкультурачылар өчен багышланган фотозонада сүрәткә төшә алды.

Алып баручы һәм җырчы Ленур Биктимеров беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Үзенең матур җырлары, кызыклы мәзәкләре белән спортчыларны да дәртләндерде, тамашачының да күңелен күрде. Махсус кунак итеп бәйрәмгә Рафис Кәлимуллин, Фәүзия Кәлимуллина, Данил Галимов һәм Илфир Искәндәров чакырылган иде. Аларның чыгышлары барысын да энергия белән тулыландырды һәм бәйрәмгә үзенчәлекле колорит өстәде!

Кичәнең кульминациясе булып җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы кулыннан, һәр җиңүче лаеклы бүләкләрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International