«Саба-Арена спорт мәктәбе даими рәвештә төрле чаралар, шул исәптән спорт җыеннары оештыра. Профессиональ тренерлар Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Бакирова Илзия Илфат кызы һәм Әхмәтшин Айнур Айрат улы җитәкчелегендә бадминтон буенча җыеннарның икенче этабы башланды. Җыеннар 27 июльдә башланды һәм 15 августка кадәр дәвам итәчәк.Бу җыеннарда бадминтон уены техникасына һәм тактикасына аерым игътибар бирелә. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен күп һәм дөрес күнегүләр ясарга, техниканы камилләштерергә, чыдамлылыкны үстерергә һәм имгәнүләрдән сакланырга кирәк. Бадминтон буенча җыеннар-спортчыларның техник күнекмәләрен, тактикасын, физик әзерлеген һәм чыдамлыгын үстерүгә юнәлдерелгән интенсив күнегүләр чоры. Чара кысаларында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә катнашучылар сугу техникасын камилләштерәләр, уен стратегияләрен өйрәнәләр һәм физик форманы ныгыталар. Командалы хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирелә.Һәрвакыт бадминтон буенча тренерлар спорт тренировкаларын һәм чараларны гына түгел, ә конкурсларны, уеннарны да үз эченә алган махсус программа эшлиләр — һәркемгә кызык һәм күңелле булсын өчен! Җыеннарда Саба, Килдебәк, Лесхоз, Шикше, Арташ һәм Нырты авылларыннан 50 гә якын яшь бадминтончы катнаша. Мондый чаралар спортчыларга яңа үрләргә ирешергә һәм булачак ярышларга әзерләнергә ярдәм итә.