3-5 август көннәрендә «ОНИКС» мәгариф үзәгендә III Бөтенроссия заманча инициативалы педагоглар форумы узачак!
Форум ел саен Россиянең барлык төбәкләреннән 300 дән артык катнашучыны җыя.
Өч көн дәвамында катнашучылар үзара аралашачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар, заманча фәнни тикшеренүләр белән танышачаклар, популяр блогерларны тыңлаячаклар, фикер алышачаклар, төрле форматта актив ял итәчәкләр.
Мәктәп директорларын, урынбасарларын, метотистларны, директор киңәшчеләрен, математика, физика, информатика, химия, тарих, рус һәм туган тел, әдәбият, башлангыч сыйныф укытучыларын көтеп калабыз!