МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасы зурлар төркеме балалары район балалар китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларн999 өчен “Балалар журналлары дөньясында” дип исемләнгән периодик сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр китапханә фондына керүче вакытлы басмаларны тәкъдим иттеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны аларның эчтәлеге белән таныштырдылар. Балалар журналларның структурасын өйрәнделәр, аларда шигырьләр, табышмаклар һәм башка биремнәр таптылар. Балалар «Сказки», «3/9 Царство», «Ёж», «Непоседа» журналлары белән эшләделәр. Чара «Сумка-шопер» иҗат мастер-классы белән тәмамланды. Балалар яңалыкка өйрәнеп кенә калмадылар, вакытны да бергә бик әйбәт үткәрделәр