“Агач бизәкләр сере” – мастер-класс

2026 елның 15 июле, чәршәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Теләче мәчете каршында эшләп килүче җәйге ял лагерына йөрүче балалар өчен агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин бит. Катнашучыларга әлеге чара бик тә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International