“Гаилә-бәхет учагы” икәнлеге, “Яшьлек” яшьләр үзәге оештырган бәйрәм чарасында ачык чагылды.
8 нче июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Иләбәр авылында урнашкан “Игенче” ял паркында нәкъ шушы исем астында районыбыз гаиләләре өчен күңел ачу чарасы узды. Районыбызда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Аларның кайсыларыдыр спорт өлкәсендә, икенчеләре мәдәният тирәсендә, күбесе эш урыннарында зур уңышларга ирешеп, матур тормыш алып баралар. Гаиләдә гореф-гадәтләрне саклап, бер-берсенә ныклы терәк булып яшәүче гайләләр районыбызда үткәрелгән чаралардан да читтә калмый. Алар матур итеп яшәргә өйрәтеп, балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр.
Районыбызның шундый 23 үрнәк гаиләсе, “Гаилә-бәхет учагы” дип исемләнгән чарага җыелды. Алар өчен кызыклы уеннар, күңел ачу чаралары, мул табын әзерләнгән иде. “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән матур фотозонада, килгән һәр гаилә, иң элек истәлекле фотога төште.
Бәйрәм, Мөдәрис Хәзрәт Гыймрановның хәер-фатихасы белән башланып китте. “Мондый чаралар араларны якынайта, мөнәсәбәтләрне яхшырта, гаиләләрнең мәхәббәтен арттыра”,-диде ул.
Әлеге чараны уздыруда иганәче булган “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, традициягә кереп барган шушы бәйрәмдә катнашучыларның арта баруына сөенүен белдерде.
“Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен, милли мәдәнияткә хөрмәтне һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә. Барыгызның да матур ял итүен телим”,-диде район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов.
Бәйрәм җырчы гаиләләрнең матур җырлары белән үрелеп барды.
Җырчы, алып баручы, якташыбыз Зөлфәт Зиннуров үзенең шаяртулары һәм җырлары белән гаиләләргә тагы да дәрт һәм көч биреп торды.
Катнашкан, шулай ук призлы урыннар алган барлык гаиләләргә акчалата һәм истәлекле бүләкләр бирелде.