Кубогының 6 этабы
Узган ял көннәрендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан шәһәреннән, Киров өлкәсеннән, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Ярыш нәтиҗәләре:
“А” категориясендә:
1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре)
2 урын – Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Решетников Виталий (Киров шәһәре)
2 урын – Котилевский Алексей (Казан шәһәре)
3 урын – Мясников Сергей (Можга шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Лотфуллин Айрат (Актүбә штп)
2 урын – Каримов Эмиль(“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Фалалеев Владимир (Киров шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.