Районыбызның мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен «Оста» балалар иҗат үзәге базасында төрле мастер класслар, экскурсияләр үткәрелә. Үзәк буенча экскурсияләр барышында балалар берләшмәләрнең эш юнәлешләре, балалар иҗаты экспозицияләре белән танышалар. Тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагоглары җитәкчелегендә практик мастер-классларда балалар гамәли һәм сәнгати иҗатның төрле техникаларын үзләштерәләр. Вак моторика, логика һәм креатив фикерләүне үстерәләр.