30 майда Оет авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар. Барлык авыл халкы да актив катнашты.
Сабантуйга бүләк җыю-формальлек кенә түгел, ә хәзерге татарларны ата-бабалары, бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бәйләүче тере җеп. Бу гадәт татар халкының милли үзенчәлеген саклауда һәм рухи кыйммәтләрен ныгытуда мөһим роль уйный.