9 Май-безнең горурлыгыбыз, бөеклегебез, батырлыгыбыз һәм кыюлыгыбыз көне.

2026 елның 12 мае, сишәмбе

9 Май-безнең горурлыгыбыз, бөеклегебез, батырлыгыбыз һәм кыюлыгыбыз көне. "Безнең хәтер көне". Безгә тынычлык, яз, тормыш бүләк итүчеләр алдында мәңгелек бурычлы. Без бу сугыш турында хәтерләгәндә – без яшәячәкбез, Ватаныбыз-Россия яшәячәк. Һәм бу бәйрәм җир йөзендә иң якты һәм шатлыклы бәйрәм булачак. 9май көнне безнең оешма МБУ ДО «СШ Саба-Арена» Җиңү парадына чыкты.Парадтан соң Бөек бәйрәм көнендә безнең хезмәткәрләр Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган агач утырту акциясенә кушылды.Агач утыртуда катнашкан һәркем уртак эшкә — балаларыбыз өчен төзегән киләчәккә үз өлешен кертте. Бу агач, халкыбыз рухы кебек көчле һәм нык булып, үсеп килүче буынга ата-бабаларыбызның бөек батырлыгын искә төшерсен. Һәр йортта тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч булсын. Ә Бөек Җиңү турындагы истәлек буыннарны берләштерүен һәм безне көчлерәк итүен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International