8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегенә керүче Оет авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Халык һәйкәл янына баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән геройларны искә алу өчен җыелды.
Рәсми өлештән соң авыл халкы көче белән әзерләнгән концерт башланды. Сугыш еллары җырлары, батырлык һәм фидакарьлек турында шигырьләр яңгырады.