1 май көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Яз һәм хезмәт көне"исемле күңел ачу программасы үткәрде. Чарага бик күп кунаклар җыелды, алар арасында олылар да, балалар да бар иде. Баштан ук елмаю, музыка һәм яхшы кәеф белән тулган җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрә иде. Программада төрле конкурслар, уеннар һәм иҗади чыгышлар каралган иде. Катнашучылар эстафеталарда, викториналарда һәм интерактив биремнәрдә бик теләп катнаштылар, зирәклек, активлык һәм команда рухы күрсәттеләр.