«Тукай - безнең күңелләрдә»

2026 елның 5 мае, сишәмбе

26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Быел яраткан язучыбызга 140 ел. Шул уңайдан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырыла. Безнең "Бэлэкэч" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырыла. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кәҗә белэн Сарык", "Шурэле"әсәрләре сәхнәләштерелде, яраткан шагыйребезнен шигырьләре яттан укылды, җырлар җырланды. Элеге бэйрэм нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде. Сабыйларыбызның Г.Гукай әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International