Саба районы прокуратурасы район мәгариф идарәсенең элеккеге хезмәткәреннән, аны алу шартларын бозу сәбәпле, грант суммасын бюджетка кайтаруны таләп итә.

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Хезмәткәргә «безнең иң яхшы методист» программасы буенча грант бирелгәнлеге ачыкланган, аның шартлары нигезендә ул бу учреждениедә грант алган көннән кимендә 1 ел хезмәт эшчәнлеген башкарырга тиеш булган. Ләкин ул бу Шартларны үтәмәде. Ул срогы беткәнче үз теләге белән эштән китте. Шул сәбәпле район прокуратурасы дәүләт кеременә грант суммасын түләтү турында судка мөрәҗәгать итте.

Прокурор тәэсире акты каралуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International