Сабаның «Шоколад» балалар бакчасында язгы психология атналыгы уңышлы узды. Тәрбияләнүчеләр өчен эмоциональ өлкәне һәм психогимнастиканы үстерү буенча төрле шогыльләр оештырылды. Балалар белән «Безнең төркемнең кәефе» акциясе үткәрелде. Педагоглар коллективы өчен «Күнел өчен витаминнар» акциясе, ата-аналар өчен «Ягымлы сүз» акциясе оештырылды.