90 яшьлек юбилей!

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

                5 нче апрель көнне Байлар Сабасында яшәүче Сытдыкова  Әнисә Билал кызы узенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны Саба шәһәр җирлеге   башлыгы Хәсәнов Р.М., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар. Юбилей көнендә ана сәламәтлек ,җан тынычлыгы теләделәр.

                       Сытдыкова  Әнисә Билал кызы 1936 нчы елның 5 нче апрелендә Теләче  районы Сауыш авылында беренче сабый булып дөньяга килә. Әтиләре Билал абый Украина якларында шахтада эшләгәнлектән, гаиләсен дә шунда алып килә. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, тормыш иптәше белән  берсеннән-берсе кечкенә өч кызын кире туган якларына кайтарып җибәрергә мәҗбүр була. Ә үзенә исә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый, сугышта һәлак була.

    Әнисә апалар энисенең туган авылы Елышта яши башлыйлар. Шунда 7 класс белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң фермада эшли, Куйбышев гидроэлектростанциясе төзелеше вакытында агач кисүдә катнаша, аннан Елышта бригадир булып тора. Әнисә апа әле бик яшь булуына да карамастан, тормышларын бераз булса да җиңеләйтү максатыннан, Пермь  өлкәсе Гремячинск шәһәренә юл тота. Анда шахтада эшли. Бу авыр хезмәтне ул намус белән, бик тырышып башкара. Ульян ягы егете Фидәил абый белән танышып гаилә коралар. Бер малай үстерәләр.

  Лаеклы ялга чыккач алар Байлар Сабасына күченеп кайталар. Кызганычка каршы, Фидәил абый гүр иясе инде.

    Бүгенгесе көндә Әнисә Билал кызы булганына шөкер итеп, малае һәм аның гаиләсе җылысын, тәрбиясен тоеп, оныгының уңышларына сөенеп Байлар Сабасында гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International