15 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче берлектә язның матур бәйрәме - Нәүрүз уңаеннан, авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю төрки халкының бер күркәм йоласы. Бирнә җыю һәм нәүрүз бәйрәмен үткәрү балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уята һәм әлеге йолаларны киләчәк буынга җиткерүдә зур урын алып тора. Мәдәния хезмәткәрләре балалар белән бергэ авылның һәр йортына кереп,бирнә җыеп, авыл халкын якынлашып килүче нәүрүз бәйрәме белән котлап чыктылар.