Сабада 8нче тапкыр районкүләм ифтар үтте

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Узган якшәмбедә Сабада 8нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелде. 1000 кешегә әзерләнгән Ифтар “Саба-Арена” спорт залында үтте. Әлеге чарада район Башлыгы Раис Минниханов, ТР мөфтиенең урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Айнур хәзрәт Әхмәтов һ.б. катнаштылар. Әлеге чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыратылды, халык белән күмәк намаз укылды.

Ифтарны оештыручыларга, волонтерларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез! Аллаһ гамәлләрегездән риза булсын, дога-теләкләрегезне кабул итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International