2026 елның 28 февраленнән 01 мартына кадәр Алабугада «Җиңү Кубогы» Бөтенроссия турниры кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны, «Примкамнефть» нефть-газ табу идарәсенең элеккеге баш инженеры Петр Александрович Гисак истәлегенә багышланган ат спорты ярышлары узды. Ярышларда тренер-укытучы Әхмәтшина К.Н. җитәкчелегендәге «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Прудкая Елизавета Клодт Моне атамалы атта балалар арасында 3 нче урынны, ә Устун Амир Оливада гомуми зачетта 2 нче урынны алды. Аларның тренеры Кира Николаевна 1,2,3 урыннарга лаек булды.
Спортчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз, алга таба җиңүләр телибез.