2026 елның 27 гыйнварында Иске Икшермә авылының Мәдәният йортында Иске Икшермә авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыенда күзгә-күз һәм дистанцион рәвештә, ZOOM программасы аша катнашу мөмкинлеге бар иде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р.Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2026 елга планнары белән уртаклаштылар. Участок полиция инспекторы А.А. Сәхабиев 2025елда торак пункт территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады..Иске икшермә янгын сүндерү булеге җитәкчесе Салахиев Фанис Фаис улы чыгыш ясады.Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И авыл җирлеге Башкарма комитетының 2025 елгы эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап тотты һәм 2026 елда җирлекнең үсеш планнары белән таныштырды.Закирҗанов авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, киләчәктә авыл җирлеге һәм тулаем район буенча хәл ителәчәк бурычлар белән таныштырды.