2026 елның 22 гыйнварында районыбызның 8-11 сыйныф укучылары һәм «Саба аграркөллияте» студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча мәгълүмати һәм файдалы очрашу оештырылды.

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 22 гыйнварында районыбызның 8-11 сыйныф укучылары һәм «Саба аграркөллияте» студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча мәгълүмати һәм файдалы очрашу оештырылды. Чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, Казан дәүләт аграр университетының һөнәри юнәлеш бирү һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы, «Саба аграркөллияте» директоры Бикмөхәммәтов Закирҗан  Миңнемуллаулы,Саба муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Нигъмәтҗанов Ринат Фирдинант улы чыгыш ясадылар.Нәтиҗәле фикер алышу укучыларның һәм студентларның булачак һөнәрләрен сайлауга аңлы рәвештә якын килүләрен формалаштыруда мөһим этап булды.

Тэги: УСХиП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International