Килдебәк авылында Яңа елны каршы алу

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихерле дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез.

 31 декабрь көнне Килдебәк мәдәният йортында «Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән бәйрәм бал–маскарады үтте. Мәдәният йортына килгән һәркемне  матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һәм авылыбызның актив халкы белән берлектә кызыклы һәм бай эчтәлекле бәйрәм кичәсе әзерләгәннәр иде. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу рухы хөкем сөрде. Яңа ел программасына кызыклы  персонажлар җәлеп ителде. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч яңа ел җырлары, биюләре, шигырьләр сөйләү дәвам итте.  Яңа ел кичәсе конкурсларга, күңелле уеннарга бай булды. Җиңүчеләрне бүләкләр көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буена җитәрлек көч  һәм энергия бирде.

Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Бөтен начарлык узып баручы елда калсын, ә бөтен яхшылык һәм яктылык Яңа елга күчсен. Барыгызга да бәхет, уңышлар, мәхәббәт һәм теләкләрнең тормышка ашуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International