2025 елның 28 декабрендә «Саба-Арена» УСК ФНТР КЧ 2 нче лига һәм якшәмбе турнирын кабул итте. Яңа ел алдыннан татлы призлар белән ярышларда урыннар түбәндәгечә куелды: пьедесталның өченче урынын Нияз Шаманов (Сабабаш) алды, икенче урында-Сабалы Илсаф Латыйпов. Җиңүне шулай ук Сабалы Әлфис Вәлиуллин алды. Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясенең команда чемпионатының 2 нче лигасында бик эссе булды. 2024/25 сезонының еллык марафонында Актаныш районының «Әдигел» командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.«Түбән Кама шәһәренең 8 нче урта мәктәбе " икенче урында.Әлмәт шәһәренең «Нефтеград» командасы җиңүче һәм 1 нче лигага юллама иясе булды.Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар,медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләнделәр. Авыл халкы да читтә калмады: «Татарстан» командасы өченче урында.«Лесхоз» командасы икенче урында һәм җиңүче булып «Кибәче» командасы танылды. Призерлар һәм җиңүчеләр тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.