100 яшьлек юбиляр

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

7 декабрь көнне Иске Икшермә авылында гомер итүче Ибрагимова Нурльхода Ахияр кызына 100 яшь тулды.Нурлыхода әбине туган көне белән Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов,Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе Гарипов И.Р,Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Гайнутдинова Л.Н,Фермер хуҗалыгы башлыгы Мөхәммәтшин З.З котладылар.Ибрагимова Нурльхода Ахияр кызы 1925 елның 7 декабрендә Саба районы Туктар авылында туа. Жиде еллык мәктәпне тәмамлый. 1945 елда  бухгалтерлар курсын бетерә.

1949 нчы елда Иске Икшермә авылында яшәүче  Исхаков  Ахтямҗан Исхак улына кияүгә чыга. Дурт бала (ике малай, ике кыз) тәрбияләп  үстерәләр. Ире Исхаков Ахтямжан 1941 нче елда сугышка китеп,1942 нче елда яраланып, бер аяксыз кайткан була.

Ибрагимова Нурльхода  кырык бер ел, пенсиягә чыкканчы, Икшермә совхозында кассир булып эшли. Эшләү дәверендә төрле бүләкләр белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырыла.

Бугенге көндә улы Ринат тәрбиясендә Иске Икшермә авылында гомер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International