Әниләр көненә багышланган концерт

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

    28 нчы ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан Әниләр көненә багышланган «Дөнья матур ана мәхәббәте белән» дип исемләнгән концерт булып үтте.  Концерт әниләргә багышланган шигырьләрдән, матур җырлардан, дәртле биюләрдән торды. Тамашага килгән әти-әниләргә, кунакларга әлеге чара соклану, сөенү хисләре бүләк итте һәм һәркемнең күңеләндә якты хәтирә булып сакланып калды.

    Әлеге күркәм концертны оештырган мәктәбебез коллективына һәм укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International