28 ноябрь көнне Иске Икшермә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бу чара авылыбызның барлык аналары һәм хатын-кызлары өчен чын бүләк булды. Бәйрәм мәдәният йорты фойесында башланды. Укучылар мәдәният йортына кергән һәр әнине каршыладылар, чәчәкләр һәм таҗ бүләк иттеләр. Фотозона ясалды. Программа төрле һәм бай эчтәлекле иде. Укучылар әниләренә багышланган җырлар башкардылар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, театральләштерелгән күренешләр, биюләр күрсәттеләр. Гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген һәм өлкәннәрнең ихтирамын ассызыклап, халык иҗатына аерым игътибар бирелде. Бәйрәмнең мохите җылы һәм күңелгә ятышлы, эчкерсез хис-кичерешләр һәм шатлык белән тулы иде. Тамашачылар яшь артистларның чыгышларын югары бәяләделәр, җырларның талантлы башкарылуын һәм материалның ихлас бирелүен билгеләп үттеләр.Күп кенә тамашачылар билгеләп үткәнчә, чара чын гаилә бәйрәме атмосферасын тоярга мөмкинлек бирде, буыннарны берләштерде һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.