Килдебәк урта мәктәбендә агротехкласс ачылды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

«АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында һәм «Саба» җәмгыятенең иганәчелек ярдәме белән Килдебәк урта мәктәбендә агротехкласс эшләнде һәм җиһазландырылды. Агротехклассның юнәлеше: “Азык-төлек сәнәгатендә биотехнологияләр". Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре кысаларында Саба муниципаль районында булды. Әлеге сәфәр барышында Марат Җәббаров Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Казан Дәүләт Аграр Университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев белән Килдебәк урта мәктәбендә булдылар һәм агротехклассны ачу тантанасында катнаштылар. Әлеге сыйныфта укучылар азык-төлек сәнәгатендә биотехнология нигезләрен өйрәнәчәкләр, шулай ук үзләренең теоретик белемнәрен практик дәресләрдә ныгытачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International