Туктар клубында спектакль куелды

2025 елның 9 ноябре, якшәмбе

6 ноябрь көнне Туктар авыл клубында Явлаштау авылы үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» әсәре буенча эшләнгән спектакль күрсәттеләр. Спектакль мавыктыргыч һәм бик күңелле килеп чыкты. Тамашачылар үзешчәннәргә алкышлар белән рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International