Кызыклы һәм дәртле каникуллар.
2 ноябрьдә "Саба-Арена"да ир-атларның "В" һәм хатын-кызларның "С" 1-нче төркемнәренең өстәл теннисы профессиональ лигасы чемпионатының 1-нче туры тәмамланды. Еллык марафон башланды. Хатын-кызлар лигасында безнең кызлар 2 нче урында, ә егетләр җиденче урында старт алды. 2 нче тур декабрь аенда Оренбург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсенең Сосновый Бор шәһәрендә узачак. Балаларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын телибез. Шул ук көнне Саба районының якшәмбе лигасы да параллель узды. "Иштуган" дуэты Алсу Нигъмәтҗанова һәм Гөлназ Исмәгыйлова пьедесталның өченче юлына күтәрелде. Икенче урынга "Мамалаево" дуэты Радик Хәсәншин һәм Элина Шәйдуллина. Җиңүне "Саба" дуэты Даниил Әхмәтшин һәм Камилэ Әхмәтова бәйрәм итте. 4 нче һәм 5 нче ноябрьдә безнең теннисчылар Әлмәт шәһәренең Ачык Беренчелегендә катнашачак. Шулай итеп без каникулларны үткәрәбез. Кушылыгыз. Без Каирдан хәбәр көтәбез (Интеллектуаль тайпылышлары булган затлар арасында дөнья чемпионатыннан. (ВИРТУС).