Татарстанның яшь парлары туйга грантлар ала алачак

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның ярдәме белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы бөтен ил өчен уникаль булган социаль проект – «Татарстан яшь гаиләләренә грантлар» проектын эшләтеп җибәрде. 2025 ел азагына кадәр республикада туй үткәрүче яшь парларга финанс ярдәме бүлеп биреләчәк.

Һәр грантның күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк. Акчалар бары тик билгеле бер тематик форматта бәйрәм тантанасын оештыру өчен каралган, бу исә туйның ир белән хатынның тормышындагы мөһим этап булуын ассызыклый.

Гаилә бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәтү – Россиядә беренче тапкыр гамәлгә ашырылган һәм Россия Президентының «Традицион рус рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте Нигезләрен раслау турында»гы 809 нчы указына туры килгән уникаль тәҗрибә. Инициатива максаты – яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ярдәм итү, гаилә һәм традицион рус рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, гаилә чараларын үткәрү традицияләрен популярлаштыру һәм матди стимуллаштыру аша никах институтын ныгыту.

Грант алучылар түбәндәге критерийларга туры килүче яшь гаиләләр булачак:

  • Татарстан Республикасы ЗАГС органнарында никах теркәү;
  • кияү яки кәләшнең яше 35 яшькә кадәр кертеп;
  • гаиләнең гариза биргәнчегә кадәр кимендә өч ел Татарстан территориясендә яшәве.

«Безнең конкурс туй традицияләренең һәм гореф-гадәтләренең гаҗәеп дөньясына чумып, хәзерге заманда аларның үзенчәлеген һәм гүзәллеген саклау мөмкинлеген ача. Грант ярдәме яшь татарстанлыларга үз гаиләсенең, туган ягының җырлары, биюләре, йолалары һәм традицияләре белән тулы, онытылмас бәйрәм оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр туй – парның индивидуальлеген чагылдырырга тиешле уникаль вакыйга. Безнең ышанычыбызча, нәкъ менә шундый чаралар мәдәни мирасны саклап калырга һәм аны киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә», – диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Грант акчаларын яшь парлар никахны тантаналы теркәү өчен мәйданчык арендасына, мәйданчыкны бизәү һәм декорацияләүгә, чараның музыкаль тәэминатына, артистларны чакыруга, туй костюмнарына һәм киемнәренә, полиграфия һәм сувенир продукциясе әзерләүгә, һәм башка оештыру чыгымнарына юнәлдерә алалар.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Услуги РТ 2.0» мобиль кушымтасындагы уңайлы сервис аркасында яшь парлар гариза бирү процессы бары 15 минут вакыт алачак. Парга гаризага видеопрезентация, иҗади тасвирлама һәм алдагы тантаналы чара өчен чыгымнар сметасы беркетергә кирәк. Конкурс шартлары, гаризалар бирү процессы турында тулырак мәгълүмат – конкурс турындагы нигезләмәдә.

Гаризалар кабул итү 2025 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды. Сентябрь-октябрь айларында туй тантанасын үткәргән яки агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында үткәрергә планлаштыручы парлар катнаша ала.

Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын язу идарәсе, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» АКО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International