Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, олы яшьтә булуларына карамастан хөрмәтле, чыдам кешеләргә багышлана. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 2 октябрь көнне Өтернәс авыл мәдәният йортында да Өлкәннәр көненә багышланган «Минем елларым - минем байлыгым» исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.