«Көзге чәчәкләр»

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Көзге чәчәкләр» исемле иҗат остаханәсе булып узды. Көз — елның гаҗәеп вакыты, табигать безгә иҗат өчен бик күп материаллар бүләк итә. Бу вакытта күркәләр аеруча кызыклы-алар төрле зурлыкта, формада һәм төсмердә була, бу аларны оригиналь букетлар ясау өчен идеаль материал итә. Өлкәннәр декадасында, өлкәннәр белән табигый материаллардан үзенчәлекле матур чәчәк бәйләме ясадылар. Мондый чәчәк бәйләме интерьерның оригиналь бизәге һәм көзге табигать матурлыгы турында искә төшерү булачак. Аны үз куллары белән иҗат итеп, иҗат процессыннан ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International