Юбилярны тәбрикләделәр

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Финанс - бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераныбыз Әскәрова Кадерия Гыйлемҗан кызы бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерия Гыйлемҗан кызы бөтен хезмәт юлын төгәллек һәм игътибарлылык таләп итә торган бухгалтерлык һөнәренә багышлаган шәхес. Озак еллар ул мәгариф бүлегендә бухгалтер, аннары баш бухгалтер ярдәмчесе булып хезмәт куя. Ә инде аннары, лаеклы ялга киткәнчегә кадәр Кадерия Гыйлемҗан кызы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда финанс группасы җитәкчесе булып эшли. Аны шундый истәлекле көне белән тәбрикләп, Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм күпъеллык хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мактаулы остаз" күкрәк билгесен, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт сүзен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International