7 октябрь көнне Туктар авылы клубы мөдире Уңыш бәйрәме үткәрде. Бәйрәм башында чарада катнашучыларны авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы предприятиясенең урып-җыю йомгаклары: алдынгы комбайнчылар, механизаторлар һәм шоферлар эше нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Хуҗалык буенча уртача уңыш гектардан 34,7 центнер тәшкил иткән.
Авыл халкы бәйрәмгә үзләренең йорт яны бакчаларында үстергән яшелчәләрне һәм бакча бүләкләреннән әзерләнгән ризыкларны алып килде. Бәйрәмдә катнашучылар беренче урынны Роза Җәләлетдиновага бирделәр, ул бик тәмле бәлеш пешергән һәм барысын да шул бәлеш белән сыйлады. Бу бәйрәмнең иң өлкән катнашучысы - Мәхәмәтдин абый Ахяров, 90 яшендә булуына карамастан, ул бәйрәмнең иң актив катнашучысы.
Бәйрәм җылы, дустанә шартларда узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.