Туктар авылында өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

3 октябрь көнне Туктар авылы клубы мөдире Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Сезгә хөрмәтебез чиксез" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. Кичә башында Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин бәйрәмдә катнашучыларны котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының яратуын, ихтирамын тоеп яшәүләрен теләде. Чара барышында өлкән буын алдында концерт номерлары белән үзешчәннәр чыгыш ясады. Артистлар өлкән буынга күңел түреннән чыккан матур җырлар һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Шулай ук чарада катнашучы өлкәннәребез өчен интерактив уен оештырылды, ул уен аларга үзләренең белемнәрен һәм музыкаль сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әлеге чара буыннар арасындагы элемтәне саклауның һәм өлкәннәрне хөрмәтләүнең мөһимлеген ассызыклады. Бәйрәм чәй табыны артында җылы аралашу белән тәмамланды.

Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән "СХП"Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе И.И. Әхмәтҗановка һәм «Лукоз Саба» җәмгыяте директоры Р.Н. Гариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International