Килдебәк авылында өлкәннәребез өчен бәйрәм чарасы

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте, хәер-догасы белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.

  1 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды. Бәйрәмдә катнашучы өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы һәм "Лукоз Саба" җәмгыяте директоры Гарипов Рәзил Наил улы тәбрикләделәр. Алар өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, сөенеп яшәүлерен теләделәр. Ә мәдәният хезмәткәрләре,  китапханәче өлкәннәребезне рәхәтләндереп җырлаттылар һәм биеттеләр.

 Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез җылы һәм җанлы әңгәмәдә яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Ә без аларның тормышка карата булган мәхәббәтен һәм хаманда яшь күңелле булуларын күреп сокландык.

 Бәйрәм җылы һәм бик күңелле шартларда узды. 

Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән "СХП"Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе И.И.Әхмәтҗановка һәм «Лукоз Саба» җәмгыяте директоры  Р.Н.Гариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International