28 сентябрь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре өлкәннәр ункөнлеге кысаларында авылдашлары белән Казанга сәфәр кылдылар. Татар мәдәнияте колоритын ачучы Иске Татар бистәсе территориясендә булдылар. Кәрим Тинчурин театрында "Яратам! Бетте-китте!" спектаклен карадылар. Экскурсияне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Р.Г. һәм авылдашыбыз Ш. А. Сөнгатовка, бушлай бару олы рәхмәтлшрен җиткерәләр.