"Педагогик квиз"да читтә калып булмады

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре – тәрбиячеләр көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан районда “Педагогик квиз” үткәрелде. Балалар бакчаларының эшчәнлегенә, педагогик тематикага кагылышлы сораулар бик күп яңгырады ул көнне. Әлбәттә, Үзәкләштерелгән бухгалтерия да читтә калмады, чөнки әлеге мәгариф оешмаларының барлык бухгалтерлык хисабы эшләре бухгалтерия хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Баш бухгалтер Мингараева Алсу Нуриман кызы шәхсән үзе иҗат итеп, шигъри сорау да юллады квизда катнашучыларга:
Ямьле җәйләр үткәч,
Каникуллар беткәч,
Садикларга килә балалар.
Ямьле җәйләр үткәч,
Алтын көзләр җиткәч,
Бухгалтерияга килә апалар.
Апаларның да бит ниндиләре -
Бөтен садикларның МӨДИРЛӘРЕ!
________
Бу апалар нигә шулай көз дә
Тезелешеп килә икән безгә?
________
Чөнки...
Ел да 1нче сентябрьдан
Тарификация бездә башлана.
Ә нәрсә соң ул ТАРИФИКАЦИЯ?
Әйтегезче миңа, апалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International